Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлат районында беренче Халык җыеннары узды
2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Колбай Морасага авыл эчендә юл, мәктәпне ремонтлау, аларга һәм Әмзә халкына Нурлаттан рейс автобусы йөрүе кирәк; соңгыларын һәм Иске Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләрне мәктәп язмышы борчый, авыл җирлегендә даруханә булмау уңайсызлык тудыра; Чулпан яшьләре спортзал җиһазлауда ярдәм сорый, ә мәктәп укытучылары капиталь ремонттан соң җиһазларны да яңартмакчы. Кичә, 10 августта 4 авыл җирлегендә үткән Халык җыеннарында әнә шундый көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде. Сөйләшү барышында авыл халкы сөенеп рәхмәт укырлык уңай яңалыклар да байтак булуы ачыкланды: Колбай Морасада быел республика программасы буенча 70 урам яктырткычы куелган, 5нче линия сузылган; Иске Әмзәгә август ахырында юл салына башлаячак, Яңа Әлмәттә 2 км 700 метрда “Чиста су” программасы буенча су кертелә, Чулпанда яңа мәһабәт мәдәният йорты янәшәсендәге мәктәптә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Һәр авылда күпләп мал асраучыларга саву аппаратлары тапшырылуын да рәхмәт белән билгеләп үттеләр. Бүген районда халык тормышын яхшыртуга йөз тоткан 24 республика һәм федераль программа буенча эш алып барыла. Аларның байтагы "Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча үткәрелә. Җыеннарда катнашкан Нурлат районы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлеге секретаре Равил Кузюров алда торган эшләрне дә бәян итә, алар киләчәктә дә авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуны күздә тоткан гамәлләр: Колбай Морасада авыл эчендәге юллар планда тора, мәктәп капиталь ремонт программасына кертелгән; Әмзәдә эш урыннары булдыру уйланган, Чулпанда авыл эчендәге юлларны ремонтлау хәл ителеп килә. Әлбәттә, боларны хәл итү бер көнлек кенә эш түгел, ул төбәкне үстерү программасы нигезенә нәкъ менә халык сораулары ятачак та. Җыенда ТР Дәүләт Советы депутаты, ”Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салиховның чыгышы халыкка депутатлар эшчәнлеге асылын ачарга булышты.”Татнефть” кебек социаль юнәлешле җәмгыять вәкиле булган депутат эшчәнлек чорында 700дән артык сайлаучыны кабул иткән, җирлекнең күп социаль проблемаларын хәл итүгә реаль өлеш кертә алган. Бу көнне дә Илгиз Салихов адресына рәхмәт әйтүчеләр шактый булды. Димәк, халыкның үзвакытында шундый эшлекле, сүзендә тора белгән һәм реаль эш күрсәтә алган кандидатка өстенлек бирүе нәтиҗәсен дә китергән. Чулпан авылында узган җыенда “Агроинвест” ИК” генераль директоры Рәис Сөләймановның авыл киләчәгенә кагылышлы чыгышын да халык кызыксынып тыңлады. Чулпан авылы язмышында Сөләймановлар зур роль уйный: эш бирүче дә, проблемаларны хәл итүче дә, социаль мәсьәләләрне кайгыртучы да алар бүген.
Җыеннар эшлекле фикер алышу, проблемаларны уртага салып сөйләшү рәвешендә узды. Алар киләчәктә җирле социаль-икътисадый үсеш программаларына кертеләчәкләр, шулардан “Бердәм Россия” партиясенең киләчәк 5 елга эш программасы формалаша. Җыеннарда халыкның кәефе дә сизелде: авыл язмышы турында кайгыртучылар бар икән, димәк, ул үсештә булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз