Нурлатта өйрәтү семинары үтте

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, ТР Дәүсоветының бишенче чакырылышына депутатлар сайлауларга әзерләнү һәм аны үткәрү кысаларында, 25 августта Нурлатта “Вакытыннан алда тавыш бирү” темасы буенча өйрәтү семинарларының өченче этабын уздырды. Район участок сайлау  комиссияләре әгъзалары вакытыннан алда тавыш бирү процедурасына кагылышлы сорауларына төпле җаваплар алдылар. Алар хакында фикер алышуда ҮСК рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, аның урынбасары Валентина Каменькова һәм секретарь Надеҗда Борисова катнаштылар. Семинарда район башлышы Равил Кузюров та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International