Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Лобов кызларын җыйды
2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Күптән түгел балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә “Буыннар очрашуы” дип аталган үзенчәлекле волейбол матчы үтте. Әлеге уенда спорт мәктәбендә элегрәк шөгыльләнгән һәм бүген волейбол секциясенә йөрүче кызлар очрашты.
Истәлекле матчның инициаторы һәм оештыручысы ДЮСШның волейбол тренеры Вячеслав Лобов бу очрашуны күптән ниятләп йөргән булган икән.
– Мондый матчка уенчыларны җыю ансат түгел, – ди Вячеслав Анатольевич. – Заманында миндә шөгыльләнгән кызларның һәммәсе дә бүген я студент, яисә кайда да булса эшләүчеләр, араларында инде үз тормышларын корып җибәргәннәре дә бар. Шуңа “Буыннар очрашуын” җәен, каникул-отпусклар вакытында оештырырга булдык.
Чыннан да, матчка килүче “ветеран-кызларның” барысы да диярлек студентлар. Әмма бу көнне алар студент тормышыннан бигрәк, элегрәк, мәш килеп волейбол белән җенләнгән елларына кайттылар. Хәер, бергәләп искә төшерерлек хатитрәләре дә, үзләренә алмашка килгән яшь волейболчыларга бирерлек киңәшләре дә аз түгел иде. Ни дисәң дә, бу кызлар волейбол таихына заманында Казан командасын җиңгән бердәнбер команда буларак та кереп кала алды бит әле. “Төрле турнирларда Нурлаттан икәнлегебезне белгәч, теге казанлыларны җиңүчеләрмени, дип сокланганнары әле дә хәтердә”, – ди әнә бүгенге көндә Самара дәүләт университетында журналистлыкка укучы Ксения Гущина. Шунысы кызык, үзвакытында бер командада уйнап, бергәләп шактый уңышларга ирешкән кызлар мәктәптән соңа кайларга гына таралышып бетмәгәннәр. Мисал өчен, Маргарита Кульметьева очрашуга Мәскәүдән үк кайткан, ул – Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты студенты. Ольга Толщинкова Ульянда техник университетта белем ала, Елена Трубкина Ижау дәүләт медицина академиясендә, Анастасия Саврандеева белән Айсинә Гайнуллина Казан вузларында укыйлар. Ә менә Регина Кыямова укуын тәмамларга һәм эшкә урнашырга да өлгергән инде, ул бүген “Нурлатнефть” НГДУсында эшли.
Уен мәйданчыгында да дустанә халәт хөкем сөрсә дә, көндәшлек рухы да беркая китмәде. Һәркемнең тарихка кереп калачак матчта җиңәсе килде. “Ветеран-кызлар” үзләренең заманында тикмәгә генә республикада иң көчлеләр арасында йөрүләрен расларга теләсә, яшь команда лаеклы алмаш барлыгын исбатларга ашкынды. Ә менә яшьләр өчен уйнаган Карина Хәйбуллинага бераз моңсурак та булгандыр, мөгаен. Ул быел унберенче сыйныфны тәмамлады һәм бүген бу команда составында аның соңгы уены иде. Әмма Карина волейболны ташламаска ниятләгән: ул Казан спорт академиясенә ууырга кергән, аның да бюджет төркеменә эләгә алган әле. “Киләсе елларда сезгә каршы уйнарга туры килә инде, ачуланмассыз”, – дип шаяртып та алды командадаш дусларына мөрәҗәгать итеп. “Буыннар очрашуы” исә мондый төр матчларга хас интрига, шоу элементлары кебек барлык сыйфатларны да үз эченә алып, 3:2 исәбе белән“ветераннар” файдасына төгәлләнде. Соңыннан очрашу җйнак кына табын артында дәвам итте. Анда инде тулысы белән хатирәләргә бирелделәр. Заманында волейбол җене йоктырганы, еллар узгач та үзләрен онытмавы өчен тренерлары Вячеслав Лобовка кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр, әлбәттә инде, мондый җылы очрашуларны киләчәктә кабатлап торырга, тагы да күрәк командалар тупларга килештеләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз