Россия киносы көнендә нурлатлылар тәэсирләре белән уртаклаша
2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Бүген, 27 августта Россия киносы көне билгеләп үтелә.
Шәһәрлеләр беренче караган киноларын хәтерлиләрме?
Елена Таймуллина, УТТ диспетчеры:
-Мин караган беренче фильм 1968 елда “Четыре танкиста и собака” дип аталган иде. Ул вакытта бала буларак фильмны аңлап бетермәсәм дә бик мавыктыргыч иде.