Якташлар исемлеге – әдәби картада

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Нурлатның балалар китапханәсе хезмәткәрләре электрон тәкъдир итү республика конкурсы кысаларында җирле авторларның иҗади мирасын өйрәнәләр.
Китапханәчеләр төп игътибарны балалар өчен язылган әсәрләргә бирәләр.  Өйрәнелгән материал нигезендә тематик чаралар циклы үткәрергә планлаштыралар.  язучы, шагыйрь, журналист Илдус Диндаровның иҗатына багышланган “Илдус абыйдан балаларга күчтәнәч” дип аталган әдәби чара шундыйлардан булды.  Ул сентябрь азагында үтте. Тиздән мондый чаралар район авыллары китапхангәләрендә дә узачак.
Нурлат шагыйрьләре һәм язучылары иҗатына, тормышына багышланган методик материаллар “Татарстанның әдәби картасы” электрон базасына да кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International