Нурлат шәһәр бәйрәменә чакыра

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Көндезге 12дән шәһәрнең үзәк мәйданында театрлаштырылган мәйданчыклар эшли башлаячак. “Балалар шәһәрчеге” нәниләр өчен рәсемнәр конкурсы, җыр фестивале, спорт-күңел ачу уеннары тәкъдим итә. “Нурлат–осталар шәһәре” төрле күргәзмәләр белән сөендерәчәк. Күргәзмә стендлар Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы музеенда һәм үзәк китапханәдә булачак. Бу көнне шәһәрлеләр өчен
сәүдә рәтләре дә эшләячәк. Көндезге 3тә – бәйрәмне тантаналы ачу. Ул шәһәрнең үткәнен һәм бүгенгесен яктыртучы театрлаштырылган тамашага тоташачак. 16.00–18.00 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сараенда республика артистлары катнашында зур бәйрәм концерты булачак.
Бәйрәм чаралары кичке 6да аэропорт мәйданына күчә. Биредә нурлатлылар каршында Россия эстрадасы йолдызлары Наталия Гулькина һәм “Звезды” шоу-балеты, Николай Тимофеев һәм “Дискотека” төркеме, Сергей Лемох һәм “Кар-мен” төркеме чыгыш ясаячак. Шәһәр бәйрәме 21.00дә фейерверк белән тәмамланачак. Нурлатлылар һәм шәһәребез кунаклары, бәйрәм чараларында катнашыгыз, Нурлатның бүгенгесенә
шатланыгыз, рәхәтләнеп күңел ачыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International