ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 2 декабрьдә, Кормыш район мәдәният йортында иҗади коллективлар арасында узган “Созвездие талантов” конкурсының чираттагы номинациясе тәкъдим ителде. 
- Район мәдәният бүлеге оештырган конкурс 4 номинация буенча уза, - ди жюри әгъзасы, татар халык театры режиссеры Илшат Гайсин. – Бүген  “Театраль иҗат” номинациясендә катнашучыларның чыгышын карадык. 16 театраль коллектив арасыннан Зирекле, Кизләү, Түбән Нурлат, Бикүле, Кече Камышлы, Богдашкино һәм Иске Чаллы үзешчәннәре  нигезләмә буенча классик әсәрдән һәм ирекле темага чыгыш тәкъдим итте. Һәр номинация буенча нәтиҗәләр якын арада узачак мәдәният хезмәткәрләре семинарында ясалачак.
Быел 3 декабрьдә илебез  яңа истәлекле дата – Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. 

Иртәгә, 3 декабрьдә, Нурлат сәнгать мәктәбендә Билгесез солдат көненә багышлап район мәдәният бүлеге, сәнгать мәктәбе коллективлары көче белән әзерләнгән зур концерт була. Концерт 18.00дә башлана.
Концертка рәхим итегез!
Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров Гыйматдинов һәм Тельман урамнарында яшәүче нурлатлылар белән очрашты. Кабул итү көнендә алар Равил Әфраимовичка үз сораулары белән  мөрәҗәгать иткәннәр иде. Урында очрашу вакытында нурлатлыларның яшәү шартларын яхшырту буенча бурычлар билгеләнде.

Чулпан авылында яшәүче 52 яшьлек Сәрия Гыйбадуллина – районда өлкән яштьгеләр арасында иң кечкенә буйлы саналадыр, мөгаен: аның буе 1 метр чамасы гына. 

 3 декабрьдә районның 20 урта мәктәбендә 331 чыгарылыш сыйныф укучысы  йомгаклау иншасы язачак. Нәтиҗәләр – БДИга керү хокукы бирәчәк.

Халыкара әниләр көненә "Дуслык" газетасы игълан иткән "Минем иҗади әнием" конкурсы җиңүчеләре билгеле. Жюри  сайлауы буенча иң иҗади әниләр  - Нурлаттан Нина  Албаева һәм Бикүледән Суфия Гайнетдинова булып чыктылар.


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Шул көннәрдә хатын-кызлар арасында шахмат буенча район беренчелеге үтте. Бу турнир әле икенче тапкыр гына уздырыла.

Узган атнада Нурлат муниципаль районында алкоголь продукциясенең әйләнеше өлкәсендәге хокук бозуларны  булдырмау һәм ачыклау буенча тармакара комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Алкоголь продукциясе сатучылар субъектлар катнашында узган утырышта агымдагы елның 10 аенда аны сату мәсьәләләрен карадылар.

Бүген, 1 декабрьдә, кыш үз хокукларына керде. Әмма ул безне  карлары һәм суыклары белән кайчан шатландырыр  соң? Чулпан метеостанциясе мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә кар явачак, әмма күп түгел. Шулай ук түбән атмосфера басымы сакланачак. Шүңа да метеобәйле кешеләргә үз сәламәтлекләренә карата игътибарлы булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International