Уңыш кемне үбә?

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Шул көннәрдә хатын-кызлар арасында шахмат буенча район беренчелеге үтте. Бу турнир әле икенче тапкыр гына уздырыла.
– Шөкер, хәзер шахматчылар арасында хатын-кызларыбыз активлаша, шуңа беренчелек үткәрерлегебез дә бар. Быелгы ярышлар “Уңыш, үп мине! Телисең икән – кочып ал!” девизы белән узды, һәм гүзәл затлар арасындагы алдагы беренчелекләр дә шул шигырь астында үткәреләчәк, – ди турнирның баш хөкемдары Ринат Миннебаев.
Шул рәвешле, бу көнне уңыш Галия Мөхтәсимованы үпте: ул чемпион исемен яулады. II-III урыннарны Җәмилә Мингалимова һәм Әнисә Хәмәтҗанова бүлештеләр. Турнирда катнашучылар арасында шахмат мәктәбенә йөрүче укучылар да бар иде. Яшьләр арасында иң остасы булып 3нче мәктәптән Венера Миннеханова танылды. Бикүледән И. Мирсәетова – II, 4нче мәктәптән Гөлнур Вәлиуллин III урыннар алдылар. Шулай ук Илмира Әхмәтова һәм Анастасия Калукова да матур уеннар күрсәттеләр, аларга призга эләгү өчен нибары яртышар очко җитмәде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International