Чулпан авылында яшәүче 52 яшьлек Сәрия Гыйбадуллина–районда өлкән яштьгеләр арасында иң кечкенә буйлы саналадыр, мөгаен: аның буе 1 метр чамасы гына. Әмма йөрәге олы: яшьтән инвалид калган Сәрия 30 елдан артык инде авылдашларын киемнәр тегеп сөендерә. Чулпан авылы мәдәният йорты өчен сәхнә костюмнарын тегүне дә бер дигән итеп башкарып чыга. Соңгы елларда әле ул кул эшләре осталыгын тагы да арттырды: бәйли, сәйләннән үрә. Шуңа мәдәният йортына аннан кул эшләренә өйрәнергә йөрүчеләр саны артканнан-арта бар. Ә Сәрия апалары иренми: үзе дә өйрәнә тора, белгәнен башкалар белән дә теләп уртаклаша. Нурлатта Халыкара инвалидлар көне уңаеннан үткәрелгә чарада көчле рухлы Сәрия ханымның иҗиди активлыгы район башлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.