Билгесезләрнең батырлыгы да мәңгелек

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Быел 3 декабрьдә илебез  яңа истәлекле дата – Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. 
Кече Камышлы авылында яшәүче Владимир Питиряков өчен бу вакыйга аерата дулкынландыргыч. Аның хәтерендә балачагы, 1941нче елның ноябрендә Нурлатка тирә-яктан фронтка озату өчен җыелган солдатларны озату вакыйгасы сеңеп калган. Бу вакытта Казанда 334нче укчы дивизия формалаша, тимер юл вокзалыннан һәр көнне эшелоннар китеп тора, әмма барысын бер юлы озату мөмкин булмый. Шул сәбәпле үз теләкләре белән фронтка китүчеләрне шәһәргә якын авылларга төн кунып чыгарга тараталар.
– Миңа ул вакытта 7 генә яшь иде. Безгә 5 солдат һәм бер хатын-кызны юлладылар, ул  солдатларның берсенең хатыны иде. Алар Чистайдан килгәннәр иде, - дип искә ала Владимир Николаевич. – Иртәгесен якташларбызын фронтка озатырга бөтен авыл белән чыктык. Юлаучыбыз Катя түти ул чагында үз ире белән мәңгелеккә хушлашуы турында аңышмагандыр да әле. 
Бу хакта әңгәмәдәшебез озак еллар үткәч кенә белә: 1980нче елның гыйнваренда район хуҗалыклары бригадирлары белән бергә Чистай техникумында 10 көн дәвамында квалификация күтәрү курслары үтә, фатирга ул бер әбидә туктала.  
– Таныштык, сөйләшеп киттек. Минем кайсы яктан икәнлегемне белгәч, шатланды да кебек. Әмма күз яшьләрен тыя алмады. “Миңа да сезнең авылда бер төн үткәрергә туры килде”, - диде ул әкрен генә. Шулай сүз иярә сүз чыгып, бер-беребезне искә төшердек, - ди күңелендәге дулкынлануын җиңеп Владимир Питрияков. 
Кызганычка каршы, ул Катя түти иренең исемен дә, фамилиясен дә исендә калдыра алмый, ул шулай билгесез солдат буларак күңелендә кала. Әмма ул Чистайда 1942 елда туган улы яшәвен белә, аны солдатның тол хатыны берүзе тәрбияләп үстерә. Катя түтинең төгәл адресы да хәтереннән чыккан инде, бары 38нче йорт номеры гына исендә. Владимир Николаевич еш кына 4нче удар армиянең  иң данлыклы 334нче укчы дивизиясенең сугышчан юлы язылган “В боях и походах” китабын еш кулына ала. Аның составында сугышкан 15 солдат Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Сугышчыларның батырлыгы турында укып, һәрберсенең исеменә кат-кат туктала, гүя аларның һәммәсендә үзенең билгесез солдатын табарга тырыша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International