Бу якшәмбедә Нурлат хатирәләр диңгезенә күмеләчәк: шәһәр Мәдәният сараенда районыбызны 22 ел җитәкләгән легендар райком секретаре, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Кыям улы Гыйматдиновны искә алу кичәсе үткәрелә.
Кичә, 6 февраль көнне, шәһәрнең Үзәк микрорайонында яшәүчеләр 2нче мәктәптә район һәм шәһәр, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән очраштылар. Халык алдында 2014 елда башкарылган эшләр буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин, “Торак” һәм “Уют” торак-коммуналь ширкәтләре җитәкчеләре Гөлзифа Мортазина һәм Александр Савинов еллык эшкә хисап тоттылар.