Үзәк микрорайон халкы район җитәкчелеге белән очрашты

2015 елның 7 феврале, шимбә

Кичә, 6 февраль көнне, шәһәрнең Үзәк микрорайонында яшәүчеләр  2нче мәктәптә   район һәм шәһәр, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән очраштылар. Халык алдында 2014 елда  башкарылган эшләр буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин, “Торак” һәм “Уют” торак-коммуналь ширкәтләре  җитәкчеләре Гөлзифа Мортазина һәм  Александр Савинов еллык эшкә хисап тоттылар.

Һәр ике торак-коммуналь ширкәттә дә узган елда шактый эш башкарылган, йортларга капиталь ремонт ясалган, йорт яны территорияләре асфальтланган, түбәләр ремонтланган, уен мәйданчыклары җиһазландырылган һ.б. Әмма проблемалы мәсьәләләр дә кала әле. Халыкны нигездә йорт түбәләренең торышы начар булу, капиталь ремонтның сыйфаты, ишегалларының төзеклеге борчый. Шул ук вакытта шәһәрлеләрнең ял вакытын оештыру, шәһәрне ямьлерәк итү кебек  тәкъдимнәр белән чыгучылар да бар. МВДның Нурлат бүлеге начальнигы Хафиз Нургатинга җәмәгать тәртибенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Очрашу азагында район башлыгы Равил Кузюров үз чыгышында районда барлык социаль-икътисади күрсәткечләрнең дә  узган елдагыга караганда яхшырак булуын билгеләп үтте, алда торган мөһим бурычларны атады. Ә халыкка активлыклары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International