ҺӨНӘРЛЕ ҮЛМӘС

2015 елның 6 феврале, җомга
Бу көннәрдә Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге аша 20 кеше аграр техникум базасында тракторчы-машинист һөнәренә өйрәнә.
3 айлык укулардан соң аларның 8се “Южная”да, 8се “Сөләйманов Ә.И” КФХсында эшләячәк, язгы чәчү эшләре вакытында башкаларына да ихтыяҗ булачак, диләр үзәктә. Шул көннәрдә аграр техникум базасында 10ар кеше чәчтараш, пешекче һөнәрләренә дә өйрәнә башлаячак. ЭВМ операторлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, электромонтер һөнәрләренә дә төркемнәр туплау бара.
Тагы шунысы да бар – “студентлар” 3 айлык укулар барышында стипендия белән дә тәэмин ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International