Нурлатта хәтер кичәсе үтте

2015 елның 8 феврале, якшәмбе
Бүген, 8 февральдә, Нурлатта КПСС райкомының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое, Биек Ватан сугышы ветераны Габбас Кыям улы Гыйматдиновның 90 еллыгына багышланган зур хәтер кичәсе үтте. 
Район җитәкчелеге, РФ Дәүләт депутаты һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, район ветераннары, юбилярның балалары, оныклары, туганнары һәм нурлатлылар чараны Гыйматдиновның каберен зыярәт кылудан башладылар. Аннан Гыйматдинов урамында юбиляр стеласына венок кую тантанасы үтте. 
Шәһәр Мәдәният сараенда узган хәтер кичәсе "Нурлат" ТРКсы әзерләгән видеофильмны караудан башланды. Кичә җылы хәтирәләр барлауга корылган иде. Аны ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ачып җибәрде. Аннан соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Габбас Киямовичның энесе Әнәс Кыямович, кызы Элвира Габбасовна, шәкерте Ренат Тимерҗанов, Чирмешән районы башлыгы Фердинант Дәүләтшин, ул чактагы "Татарстан" колхозы рәисе, Ленин ордены кавалеры Замир Билданов үз хәтирәләре белән уртаклаштылар. Һәр чыгыш кичәне оештыручыларга тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Йомгакалау сүзе белән Нурлат муниципаль башлыгы Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шаймиевның кичәгә җибәрелгән телеграммасын укыды. Аннан соң ул барлык катнашучыларга җылы хәтирәләре  өчен рәхмәт белдерде, шул ук вакытта,  кайчандыр олы шәхесләр җитәкләгән район руле артында тыруның олы җаваплылык булуын да ассызыклады.
Чара концерт программасы белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International