ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген район китапханәчеләренең чираттагы семинарында китапханәләр эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш буларак, Әдәбият елында китапларның укучылар арасында йөрүе һәм уку темасы каралачак. 

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Республикада Парклар һәм скверлар елында җирлекара китапханә “Тирә-юньдәге дөньяны бизик” дип аталган үз проектын тормышка ашырачак. 
10-20 февральдә район юлларында “Җәяүле” профилактик операциясе уза. 

Рус Мәнҗесе авылы янындагы коры үзәнлектәге күперне ремонтлау эшләре бара, дөресрәге, биредә өр-яңа күпер булачак.


7 февральдә Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге Татарстан туграсы көне уңаеннан башкала үзәгендә махсус акция оештырды. Алар казанлыларга Татарстан символлары төшкән 500ләп магнитлар таратып, республика туграсы тотып фотомарафон үткәрде.
– Мондый чараны дүртенче ел үткәрәбез. Ике ел түштамгалар, ике ел менә магнитлар, ябыштыргычлар тараттык, интернетта флешмоб үткәрдек, – ди “Азатлык” берлеге рәисе, Нурлатның 1нче мәктәбе чыгарылышы Наил Нәбиуллин.
Татар яшьләренең Татарстан туграсы көненә багышланган чаралары Нурлат районында да  узды. Мисал өчен, Мамык авылында “Азатлык”ның Нурлат бүлеге рәисе Илсур Зәйдулла 3нче сыйныф укучылары белән республика туграсына багышланган махсус дәрес үткәрде.
Күптән түгел Казанда ТРның кеше хокуклары буенча уполномоченные каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында уполномоченныйның Нурлат районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримовка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырыла. Аны ТРның кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская тапшыра.

14 февраль көнне шәһәрнең Гыйматдинов урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Бу көнне халыкка чамалы бәядән авыллардагы шәхси ярдәмче хуҗалыкта җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Ярминкә иртәнге 7дә эшли башлаячак.

Ярминкәгә рәхим итегез! 

Бу атнада ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади советның утырышы булды. Анда 2015 елда Татарстанда икътисадның үсеше һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү планы каралды. Утырыш республика Президенты Рөстәм Миннеханов рәислегендә барды. Утырыштан соң, Равил Әфраимович сүзне урында дәвам итте. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов, мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шакированың мәгълүматлары тыңланды.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Исхак ага Каняфин 101 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте. 

Бу әкияткә охшаш вакыйга буш торганчы бер эш булыр, дип кенә башланган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International