Росатомның ел кешесе тумышы белән Нурлаттан

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Якташыбыз, 1нче мәктәп чыгарылышы Игорь Жемков узган елда Россия атом тармагындагы иң яхшы хезмәткәрләр арасында “Росатомның ел кешесе-2014” премиясе лауреаты булды. Бу шатлыклы хәбәр белән аның якын туганнары бүлеште.
Игорь Жемков Димитровградта “ГНЦ НИИАР” җәмгыятенең инженер-физтк лабораториясе начальнигы булып эшли. 1012 дәгъвачы арасында тармак премиясенә ул “Галим физик” номинациясендә лаек була. Кандидатларны сайлап алу өч төп юнәлеш буенча узган елның 26 ноябреннән быелның 26 мартына кадәр тармакның барлык предприятиеләрендә дә бара.
Шул рәвешле, Игорь Жемков төрле эшчәнлек юнәлешләрендә зур нәтиҗәләргә ирешүче һәм кече ватаннарын аннан читтә дә данлаучылар плеядасын дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International