12 май - Халыкара шәфкать туташы көне

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Бүген Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә.
Бәйрәм уңаеннан без сезгә 24 ел гомерен Нурлат үзәк хастаханәсенә багышлаган шәфкать туташы Наталия Петрова турында сөйләргә булдык. Ул балачактан медицина хезмәткәре булырга һәм барлык нәни балаларны дәвалау турында хыяллана. 199 елда Наталия Альбертовна Шентала медицина училищесын бик яхшы билгеләренә тәмамлап, үзенең медицина эшчәнлеген шәһәрнең интенсив терапиясе палатасында башлый.
Үз эшемне яратам. Ә төгәлрәге, үзем дәвалаган нәни балаларны, - дип уртаклаша Наталия Альбертовна.
1995 елдан алып эшли башлаган педиатрия бүлегендә эш зур җаваплылык һәм игътибар таләп итә.  Һәм Наталия Альбертовна монда бердигән һөнәрмән!
Ике бала әнисе, яраткан тормыш иптәше һәм искиткеч хуҗабикә дә ул.  Буш вакытларын чигү – тегү белән мәшгуль.  Ә язын һәм җәен ул гаиләсе белән дачада. Анда ул экзотик агачлар, чәчәкләр утырту белән мәшгуль.
Коллегалары да аның турында бары яхшы сүзләр белән генә искә алалар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International