Нурлатлылар Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үттеләр

2015 елның 9 мае, шимбә
Иртән – иртүк районның төрле буын вәкилләре яңартылган Хәтер һәм Дан мемориалына ашыкты. Иртәнге сәгать 7дән үк нурлатлыларны һәм шәһәр кунакларын шәһәр үзәгендә  театрлаштырылган мәйданчыклар каршы алды.  Почетлы каравыл, Георгий тасмалары, елмаю һәм күз яшьләре аша тыныч тормыш алып килгән якташларыбызны хөрмәтләделәр. Бәйрәм көнендә генә дә үзәк мәйданда 2 меңнән артык Георгий тасмасы таратылды. 10 ел рәттән үткәрелүче акцияне быел да “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы “Форпост” яшьләр формированиесе белән берлектә уздырды.  Оешма әгъзалары ветераннарга махсус өчпочмаклы котлау хатлары да әзерләгәнәр иде. 
Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен Нурлат матураеп, төзекләнеп каршы алды. Төзекләндерелгән үзәк мәйданда бик бай мәдәни программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килүчеләрне  “Фронт агитбригадасы” концерт программасы, театрлаштырылган чаралар белән каршы алдылар. Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее, фото һәм китап күргәзмәләре дә кунакларны үзенә чакырып торды. Теләүчеләр “Җиңү символикасы” дип аталган мастер – класста да катнаштылар. Әллә кайдан исе борынны котыклаган чын солдат боткасы белән сыйланырга теләүчеләр “Хәрби кыр кухнясына” янына җыелды. 
Бәйрәмнең төп чаралары  Хәтер һәм Дан мемориалына веноклар салу белән дәвам итте.  Тантаналы митинг район башлыгы Равил Кузюровның  фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, яу кырында ятып калган райондашларыбызга рәхмәт сүзләре белән башланды. 
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров нурлатлыларга Республика лидеры Рөстәм Миннехановның котлауларын ирештереп,  җиңү язын  бүләк иткән буынга рәхмәт сүзләре җиткерде.  ТР Дәүләт Советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов, Нурлат шәһәре хәрби комиссары, полковник Заһир Абдуллин чыгышларында да ул буынга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре яңгырады. 
Яу кырында ятып калган батырлар хөрмәтенә залплар яңгырады, бер минут тынлыкта якташларыбыз искә алынды.  Мәйдан буйлап “Җиңү поезды”, “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы”, “Мәскәү өчен көрәш”, “Барысы да фронт өчен” “3624нче эвакогоспиталь”, 51нче укчы девизияне гәүдәләндергән машиналар узды.  Зур Җиңү Парадына ”Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар да кушылды.  Ветераннарны  мәктәп укучылары, спортчылар, “Ветеран” халык хоры, хәрби – интернационалистлар һәм башкалар сәламләде. 
Парадтан соң район башлыгы Равил Кузюров ветераннар белән аралашуын шәһәр мәдәният сараенда мул табыннар артында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International