ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
Пенсия фондының Нурлат идарәсе суд приставларының район бүлеге белән берлектә 18 майдан 17 июньгә кадәр “Эре бурычлы шәхси эшмәкәрләрнең бурычларын түләттерү” акциясе үткәрә. 

26
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген район буенча партия эчендә алдан тавыш бирүләрнең соңгылары Егоркино, Яңа Әмзә, Иске Әлмәт һәм Колбай Мораса авыл җирлекләрендә үтте. 
- Бүгенге праймеризлар да халыкның һәм сайлап алучыларның зур активлыгы белән узды, - ди “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева. 
 Праймеризларга гомуми нәтиҗәләр хисап комиссиясенең якын көннәрдә узачак утырышында ясалачак. 
Яңа Иглай урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы район данын Яр Чаллыда уза торган “Имин тәгәрмәч” республика конкурсында яклый. 27-30 майга кадәр барачак ярышлар шәхси һәм команда зачетларында узачак. 

Бүген Нурлат эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, районда кече бизнес белән 2461 кеше шөгыльләнә. Ә һөнәри бәйрәмнәр календарендагы бу дата – чагыштырмача яңа әле, илебездә ул 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.

25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген   Республикада 26 июньдә билгеләп үтеләчәк Халыкара наркотикларга каршы көрәш  көне кысаларында «Наркотикларсыз тормыш» акциясе старт ала.
Бүген Нурлат чыгарылышлары география һәм әдәбият предметларыннан имтиханнар бирә. Барысы бу предметларны районда 24 укучы сайлаган.
Имтиханнар 10.00да башланды.
Узган якшәмбе, 24 май көнне Югары Нурлат авылында укытучы-остазлар Зиннәт Яруллин һәм Фоат Мөхәммәтов истәлекләренә татарча көрәш турниры уздырылды.
Үткән атна ахырында Нурлат хастәханә хезмәтчеләре поликлиника һәм отделенияләр территорияләрендә 150 төп петуния һәм бархатцы чәчәкләрен утыртып чыктылар.

23
май, 2015 ел
шимбә
Бүген, 23 майда Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе үзенең быелгы чыгарылышлары белән хушлашты. 

22
май, 2015 ел
җомга

Кичәге көннән картлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өстәленә тагы бер витамин –  кыяр өстәлде. Интернат-йортның үз теплицасында үстерелгән яшелчә быел да мул уңыш белән сөендерергә охшаган. Биредә инде помидорлар да күптән төймәләнгән, ә яшел суган һәм укропны байтактан өзәләр. Коллектив үз хезмәте хисабына өлкәннәр менюсында ризыкларны күпкә баетырга да төрләндерергә тырыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International