БУРЫЧЛАРЫН ТҮЛӘТТЕРӘЛӘР

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Пенсия фондының Нурлат идарәсе суд приставларының район бүлеге белән берлектә 18 майдан 17 июньгә кадәр “Эре бурычлы шәхси эшмәкәрләрнең бурычларын түләттерү” акциясе үткәрә. Инде зур әзерлек эшләре үткәрелгән: бурычлы шәхси эшмәкәрләрнең милеген эзләтү буенча адреслы эш алып барылган, банклардан бурычлыларның счетлары, милекләре, автотранспорт чаралары хакында мәгълүмат алынган. Айлык чорында базарлар һәм сәүдә үзәкләренә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең фактик эшчәнлек алып бару урыннарына да уртак рейдлар оештырылачак. Шулай ук җәйге яллар чорында бурычлыларның Россия Федерациясеннән чыгуын вакытлыча чикләү һәм “Юл приставы” аппарат-программа комплексын файдаланып, уртак рейдлар үткәрү буенча эш көчәйтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International