Сезонның беренче тәкәсе Югары Нурлатта уйнатылды

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Узган якшәмбе, 24 май көнне Югары Нурлат авылында укытучы-остазлар Зиннәт Яруллин һәм Фоат Мөхәммәтов истәлекләренә татарча көрәш турниры уздырылды.
Әлеге ике остазның шәкертләре, спорт осталары Илфат Гыймадиев, Илшат Әһлиуллин һәм Ленар Фәтхетдинов инициативасы белән бу турнир икенче тапкыр уздырылды инде. Башлангычыбызны район җитәкчелеге дә, авылдашлар, күпсанлы иганәчеләр дә күтәреп алды, дип сөенә егетләр. Быелгы ярышларды йөздән артык яшь көрәшче бил алышты: егетләр татарча көрәшсә, кызлар билбау көрәшендә көч сынашты. Гомумән, Яруллин-Мөхәммәтов бәйгесе Кече сабантуй форматы алып килә: мәйданга көрәш карарга, ял итәргә балалардан алып, әби-бабайларга кадәр җыелганнар иде. Көне буе сәүдә рәтләре эшләде, пылау-шашлык ише тәм-томнар да өзелеп тормады. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин да турнирны алдагы сабантуйларга генераль әзерлек, дип атады. “Бүгенге бәйге Сабантуйлар сезоны алдыннан үз көчегезне сынап карарга мөмкинлек бирә, бу – сезнең өчен генераль репетиция” – диде ул яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп. Турнирга Зиннәт Яруллинның курсташлары – Казаннан, Идел буе физкультура академиясе деканы, фәннәр кандидаты Илдар Латыйпов, Лаеш районының Атабай мәктәбе директоры Альберт Хөсәенов, Зиннәт Зәкиевич һәм Фоат Талиповичның гаиләләре, күпсанлы туганнары да килделәр. 
Турнирның абсолют батырына тәкә дә куелган иде, шул рәвешле сабантуйлар сезонының беренче тәкәсен Түбән Нурлатта Ленар Әхмәтшин отты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International