ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 28 майда, Чик сагы гаскәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Нурлат чик сакчылары узган ел нигез салган аллеяларында һәйкәл ачтылар. Нурлатлыларның  шатлыкларын бәйрәм көнне Аксубай, Кукмара, Азнакай районыннан килгән  хезммәттәшләре уртаклашты.
Дүшәмбе, 1 июньдә, Халыкара балалар көненә багышланган чаралар Шәһәр паркында старт алачак. Күргәзмәләр, рәсемнәр конкурслары, спорт ярышлары, балалар шәһәрчеге, сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмдә катнашучы балаларны сюрпризлар, оешма-предприятие җитәкчеләреннән хәйрия бүләкләре көтә. Бәйрәмнең  тантаналы өлеше сәгать 10га билгеләнгән. Бәйрәм прграммасы “Балалар дөньясы – һәм без анда яшибез” дигән концерт Фирдүс Тямаев чыгышы белән дәвам итәчәк.
Бүген, 28 майда, районның 332 чыгарылышы беренче мәҗбүри имтихан  – рус теленнән БДИ тапшыра. Шуларның 2се – алдагы еллар чыгарылышы, 1 укучы традицион формада дәүләт чыгарылыш имтиханы бирә. БДИ ике өлештән тора, имтихан өчен 3 сәгать 30 минут вакыт бирелә.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов инициативасы белән  Нурлат коррекцияләүче интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырылды. 

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген, 27 май көнне, “Нечкәбил” матурлык һәм әниләр республика конкурсының сайлап алу туры старт алды.  Конкурсның финалы – 28 ноябрьгә – Әниләр көненә билгеләнгән.

Татарстанда БДИга кагылышлы махсус "кайнар линия " эшли башлады. Имтихан белән бәйле сораулар дүшәмбедән алып җомгага кадәр иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишкә кадәр кабул ителә. 8(843)294-95-62 номерына шалтыраткан һәркем белгечләр белән киңәшләшә, БДИ үткәрү барышында күзәтелгән кагыйдә бозулар турында хәбәр итә ала.
Бүген, 27 майда, районның 578 чыгарылыш, 9нчы сыйныф укучысы  математикадан төп дәүләт имтиханын тапшырды. Шәһәрнең 4 һәм 9нчы урта мәктәпләрендә имтиханнар тапшыру пунктлары оештырылды.

Татарстанның 1990 елда башланган заманча тарихының мөһим вакыйгасы – парламентаризм урнашуга 25 ел тулды. 
Нурлат җылылык челтәрләре 2016 елда үз карамакларындагы барлык 40 мини-котельняны да автоматлаштырып һәм диспетчерлаштырып бетерергә ниятли. 
27-28 майда, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә техник иҗат фестивале уза.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International