Нурлат картлар йортында үз кыярлары өлгерде

2015 елның 22 мае, җомга
Кичәге көннән картлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өстәленә тагы бер витамин–свежий кыяр өстәлде. Интернат-йортның үз теплицасында үстерелгән яшелчә быел да мул уңыш белән сөендерергә охшаган. Биредә инде помидорлар да күптән төймәләнгән, ә яшел суган һәм укропны байтактан өзәләр. Коллектив үз хезмәте хисабына өлкәннәр менюсында ризыкларны күпкә баетырга да төрләндерергә тырыша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International