Район чыгарылышлары имтихан тота

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Бүген, 27 майда, районның 578 чыгарылыш сыйныф укучысы  математикадан төп дәүләт имтиханын тапшырды. Шәһәрнең 4 һәм 9нчы урта мәктәпләрендә имтиханнар тапшыру пунктлары оештырылды.
- Төп дәүләт имтиханнарын тапшыру процедурасы БДИныкыннан калышмый, - ди БДИ буенча координатор Нелля Гыйззәтуллина. – Пунктлар БДИдагы кебек үк җиһазландырылган. 3 июньдә 9нчылар икенче мәҗбүри фән – рус теленнән имтихан тотачак. 29 мая исә сайлап алу фәннәре – җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика  буенча имтихан узачак. Имтиханнарны игътибарга алырлык сәбәпләр аркасында бирә алмаган 9нчылар аны өстәмә срокта – 3-14 августта тапшыра алачак. Ә кайбер фәннәрне 2легә тапшыручылар өчен өстәмә срок 7-22 сентябрьгә билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International