Балаларга – бәйрәм

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов инициативасы белән  Нурлат коррекцияләүче интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырылды. Балалар каршында иҗади номерлар белән Аксубай районы мәдәният йортының балалар  коллективы чыгыш ясады. Яшь артистлар арасында “Созвездие – Йолдызлык” республика конкурсы дипломантлары да бар иде. Аксубайлылар тамашачыларга балалар һәм халык җырлары белән бергә эстрада номерлары да тәкъдим иткәннәр. Күңелле җырлар, төрле төсләрдәге костюмнар һәм алып баручы Ирисканың кызыклы уеннары һәм конкурслары Нурлат балаларына шатлык һәм яхшы кәеф бүләк иткән. 1 июньнән “ТатРИТЭКнефть” традиция буенча ятим балаларга “Заречный” сәламәтләндерү лагерена юлламалар да бүләк итәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International