Нурлатлылар балалар бәйрәменә чакырулы

2015 елның 29 мае, җомга
Дүшәмбе, 1 июньдә Халыкара балалар көненә багышланган чаралар Шәһәр паркында старт алачак. Күргәзмәләр, рәсемнәр конкурслары, спорт ярышлары, балалар шәһәрчеге, сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмдә катнашучы балаларны сюрпризлар, оешма-предприятие җитәкчеләрен хәйрия бүләкләре көтә. Бәйрәмнең  тантаналы өлеше сәгать 10га билгеләнгән. Бәйрәм прграммасы “Балалар дөньясы – һәм без анда яшибез” дигән концерт белән дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International