Су исәпсез түгел

2015 елның 29 мае, җомга
Шәһәрнең 3 мәктәбендә “Су саклаучылар” Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Планетаның 75 процентын су алып торса да чиста су проблемасы көннән көн кискенләшә бара. Укучылар Бөтенроссия акциясенең шул җитди проблеманы кузгату җәһәтеннән уздырылуын бик яхшы аңладылар һәм аңа телә кушылдылар.
Сезнең гаиләдә аена күпме су сарыф ителә, бу җан башына күпмегә төшә?
Укчылар тиз арада санап та алдылар: уртача су сарыфы җан башына 1,9 куб. метр икән. Аннан соң командалар “Суны ничек тотарга ярамый” дигән темага зыянлы киңәшләр уйлап көч сынаштылар. Плакатлар бик тә тәэсирле килеп чыкты.Соңыннан әлеге материалларны Россия сайтына салдылар, үзләренең Чирмешән һәм Кондырча ярларын чистарту буенча алып барган эшчәнлекләре турында язарга да онытмадылар. Балаларны су саклаучылар сафына басуы – иртәгәге көнебез турында олыларча уйларга сәләтле булуларына дәли ләбаса! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International