Нурлатлылар Иске Кулаткага Сабантуйга китәләр

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Инде хәбәр иткәнебезчә, быел Нурлат Татарстанны Ульян өлкәсе Иске Кулатка районында тәкъдим итәчәк. Ульянлылар Нурлат Сабантуена килеп, милли бәйрәмнең нинди колач белән үтүен күреп киттеләр инде. Киләсе елда Бөтенроссия Авыл Сабантуе Иске Кулаткада үтәчәк, шуңа да Нурлат тәҗрибәсе бик тә ярап куячак, диләр алар. Безнекеләрнең беренче төркеме иртәгә юлга чыгарга җыена, төп көч исә 12 июньдә кузгалачак.
–100ләп кеше бара, Сабантуйның төп милли бизәкләре, уеннары, татар йорты күренешләре, үзешчәннәребез чыгышлары, көрәшчеләребез–һәммәсе дә катнашачак һәм Татарстаннан лаеклы бәйрәм күчтәнәче булачак,–ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International