Элеккеге ведомстводан тыш сак бүлеге урынында нәрсә төзиячәкләр?

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Бу көннәрдә шәһәрнең үзәк мәйданының  архитектур йөзен инде күптәннән бозып торучы элеккеге ведомстводан тыш сак бүлеге бинасын сүтә башладылар. Һәм, әлбәттә инде, нурлатлыларны бу урында нәрсә төзиячәкләр дигән сорау борчый.  Сорауга район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Наталья Крайнова ачыклык кертте.
- Бу бина һәм аның җир участогы сатуга куелган иде. Сатып-алулар үтте һәм аны  физик зат отты. Биредә ул административ-офис бинасы төзергә ниятли, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International