Нурлат укучылары Президент белән очрашты

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Районның 23 сәләтле укучысы – фән олимпиадалары призерлары, фәнни конференцияләр, иҗади конкурслар җиңүчеләре “Сәләт – 2015” халыкара яшьләр мәгариф форумында катнаша. Быел анда Татарстан, Россия һәм чит илләрдән 5 меңнән артык кеше җыелган.
– Чара 7 – 12 июльдә кадәр барачак, - ди районның “Яңа буын” балалар иҗтимагый хәрәкәте кураторы Миләүшә Мөхәммәтова. – Форумның беренче көнендә үк Республика лидеры Рөстәм Миннеханов белән очрашу аеруча истә калды.  Әлеге чара республикада 21 ел рәттән үткәрелә.  Программага старт беренче тапкыр Арча районында бирелгән булган.  Биредә, изге җирдә  төрле илләрнең талантлы балалары, лидерлары очраша, аралаша, тәҗрибә уртаклаша. Ә яшьләр бик актив.  Лагерь да  елдан-ел киңәя, матурая. Программа да бик бай: интеллектуаль-спорт эстафеталары, КВНнар уза, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллекталь уены магистры Ровшан Аскеровның да килүе көтелә.  Моннан тыш, безнең Нурлат яшьләре тагын бер  истәлекле вакыйгада –  ел әйләнәсе эшләүче фәнни-мәгариф үзәкне ачуда да катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International