Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлат футболчыларын федерация дә хуплый
2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Июнь азагында футбол буенча район чемпионаты старт алды. Быел турнирда “Сахарник”, АТП-1, АТП-2, “Нурлатнефть” НГДУсы һәм Егоркино командалары көч сынаша. Чемпионат, гадәттәгечә, ике әйләнештән торачак. Бүгенге көнгә беренче әйләнешнең өч туры төгәлләнде инде. Сишәмбе көнне бу этапның иң төп матчларыннан берсе узды. Моңа кадәр бер җиңелү ачысы да татымаган Егоркино һәм АТП-1 командалары очрашты. Традиция буенча, әлеге командалар арасындагы уеннарның һәркайсы чамадан тыш киеренке уза, бу юлы һәр командадан икешәр уенчының “кызыл карточка” алуы да шуны раслый. Нәтиҗәдә, беренче таймда Руслан Сафин керткән бердәнбер гол “автотранспортчыларга” җиңү алып килде, һәм АТП-1 тугыз очко белән әлегә турнир таблицасының иң башында урын алды. Егоркинолылар алты очко белән икенче урында, өч очколы “Сахарник” өченче баскычта. Ә менә АТП-2 һәм “Нурлатнефть” әлегә бер генә очко да туплый алмадылар. Хәер, “нефтьчеләр”нең футбол кырына чыга алганнары да юк әле. Кызганычка каршы, уенчылары тупланып бетә алмаганлыктан, алар ике “техник җиңелүгә” дучар булдылар.
Әлбәттә, район беренчелегендә биш команда гына катнашуы әлләни саллы күрсәткеч түгел. Әмма бүгенге көндә тулы команда туплый алып, беренчелекнең башыннан азагынача темпны киметмичә уйный алганнарының энтузиазмына сокланырлык. Мәсәлән, АТП ничә ел рәттән инде икешәр команда белән чыгыш ясап килә. Бүгенге көндә Татарстан беренчелегендә уйнаучы “Факел” җыелма командасының да төп өлешен “автотранспортчылар” тәшкил итә.
– Иң мөһиме, егетләрнең теләкләре бар, – ди команданың җитәкчесе Марат Хәмидуллин. – Әлбәттә, кайгыртучан ярдәмчебезнең өлешен дә әйтми булмый. Нурлат АТПсы җитәкчесе Идрис Кәримов булышлыгы белән узган ел ике командага да яңа формалар алдык. Идрис Габделбәрович АТП командасының, “Факел”ның нәтиҗәләре, хәлләре белән дә һәрдаим кызыксынып тора.
Елның-елында беренчелекнең район статусын күтәрүче бердәнбер авыл командасы – Егоркино егетләренә ничек сокланмыйсың ди? Егоркинолыларның Нурлатта футбол пәйда булганнан бирле район беренчелегендә катнашмый калганнары юк. Ә бит Нурлат футболының тарихы 78нче яшенә аяк басты быел. Команданың тренеры Александр Ендиряков күпьеллык традицияләрне саклый алуларына сөенә. Әмма бу җәһәттән үзенең өлешен тыйнак бәяли.
– Үзем генә мин берни кыра алмыйм, – ди Александр. – Егетләр һәр елны, әйдәгез, команданы туплыйк, әзерләнә башлыйк, дип үзләре киләләр. Командабыз составында укучылар, ялга кайткан студентлар, эшчеләр дә бар. Менә быел да үз көчебез белән футбол мәйданчыгын әзерләдек, уеннарга да үз транспортыбыз белән йөрибез.
Быелгы турнирның мөһим яңалыгы да бар – чемпионатка район тарихында беренче тапкыр профессиональ арбитр хөкемдарлык итәчәк. Анатолий Фадькин – Нурлат егете, заманында беренче мәктәпне тәмамлаган, Нурлат командалары составында футбол да уйнаган. Аннан Казанда һәвәскәрләр лигасында чыгыш ясаган. Шунда ук Татарстан футбол федерациясе аша Футбол арбитрлары мәктәбен тәмамлап, тиешле таныклык алган, аңа “Спорт буенча хөкемдар” категориясе бирелгән. “Казан, Татарстан беренчелекләрендә арбитр булып эшләгәнем булды, әмма туган районым чемпионатында беренче тапкыр хөкемдарлык итәм. Әлбәттә, командалар күбрәк булса әйбәт анысы, әмма булганнары районда иң көчлеләре, һәм әлегә һәр матч мавыктыргыч, кискен көрәштә уза. Иң сөендергәне – командаларда яшьләр күп”, – дип чемпионаттан алган беренче тәэсирләрен уртаклашты Анатолий Фадькин.
Чыннан да, бүген район чемпионатында, сезон дәвамында башка турнирларда чыгыш ясаучы футболчыларыбызның оптимистлыгы күпләргә үрнәк булырлык. Әнә бит, стадион юк, дип ялгыш кына да “балавыз сыкканнары” юк аларның, шикәрчеләр бистәсендәгесен дә хәлләреннән килгәнчә рәткә китереп торалар, узган ел исә аэропорт территориясендә футбол мәйданчыгы әмәлләп куйдылар. Алай гына да түгел, әлеге мәйданчыкта бу атнада Татарстан беренчелеге уеннары узачак әле. Татарстанның ни кырыс футбол федерациясе шундый рөхсәт биргән икән, димәк, футболчыларыбызның тырышлыгы югары дәрәҗәдә лаеклы бәясен алган, дияргә була. Шуңа да без, җанатарлар, трибуналарны буш тотмыйк: район беренчелеге матчларына да йөрик, 11-12 июльдә яраткан “Факел”ыбыз өчен дә тавышларыбызны кызганмыйк.
ЧЕМПИОНАТНЫҢ БЕРЕНЧЕ ӘЙЛӘНЕШ РАСПИСАНИЕСЕ
IV тур
14.07 – АТП-2-“Сахарник”;
15.07 – АТП-1-НГДУ.
V тур
22.07 – Егоркино-“Сахарник”;
23.07 – НГДУ-АТП-2.
Уеннар аэропорт һәм Егоркино мәйданчыкларында 18.00да башлана.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Нурлатта элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен котладылар: Николай Липатов район Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды
Көн саен без интернеттан файдаланабыз, шалтыратулар ясыйбыз һәм хәбәрләр алмашабыз, кайчак гадәти сервислар артында нинди зур хезмәт торганын уйлап та карамыйча
Ашыгыч кисәтү: 8 майда Татарстанда боз явуы ихтимал
2026 елның 8 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм көндез Казан шәһәрендә яшенле яңгыр һәм җилнең 15-20 м/с ка кадәр кыска вакытлы көчәюе, урыны белән боз явуы көтелә
Яңа Иглай авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
Авыл җирлеге башлыгы Марат Хәмидуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Башкарма комитет исеменнән бүләкләр тапшырды
Нурлатлылар 101 яшьлек ветеран Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинны Җиңү көне белән котладылар
Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Нурлат районы Бердәм рәхмәт хисләре белән берләште
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз