ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
1 июльдән район газетасына 2016 елның I яртыеллыгына 2015 елның II яртыеллыгы бәяләреннән язылу башланды. “Дуслык” белән элеккеге бәяләрдән  аралашуыгызны озайтырга ашыгыгыз!

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сезне чын күңелдән изге Ураза гаете белән тәбрик итәм!  Рамазан ае тәмамлануын гәүдәләндерүче бу бәйрәмне күркәм гамәлләр кылып, якыннарыбызга кайгыртучанлык, мохтаҗларга карата миһербанлык күрсәтеп билгеләп үтү гадәткә кергән. Ул рухи камиллеккә һәм югары әхлакый сыйфатларга ирешү символы булып тора. Төрле милләт вәкилләре үзара тату яшәгән районыбызда киләчәктә дә милли һәм конфессияара бердәмлек сакланыр дип ышанам.
Ураза бәйрәме бары изге гамәлләргә генә өндәсен, һәр йортка, гаиләгә шатлык, өмет алып килсен. Алдагы елларда да Нурлатыбызда конфессияара татулык, милләтара хөрмәт хөкем сөрсен. Сезгә ихлас йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Бүген, 16 июльдә, “Встреча” кафесында узган дини бәйрәм чарасына районның 41 мәчете имамнары һәм мәхәллә мөселманнары – җәмгысе 100 кеше чакырулы.
17 июльдә -  Ураза гаете. Бу көнне районның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Изге бәйрәм уңаеннан район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов райондашларыбызга котлау сүзләре юллады.
Хөрмәтле мөселман райондашларым! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм.
Рамазан ае - ул рухи яктан камилләшү һәм мохтаҗларга ярдәм итү чоры. Ураза тоткан һәр мөселман рухи яктан пакълану, игелек һәм рәхим-шәфкать кылу мөмкинлеге ала.
Ураза бәйрәме якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим!
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Хезмәт инспекциясе, төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе һәм Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан комитеты авыл хуҗалыгы берләшмәләре хезмәткәрләре һәм хезмәт килешүе буенча урып-җыюда эшләүче гражданнар өчен сәламәт һәм куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру максатыннан 2015 елның 20 июленнән районда 2015 елда урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсыз җитештерү таләпләрен үтәү буенча  айлык игълан итә. Айлык үз эченә хезмәт иминлеген тәэмин итү буенча шактый чараларны ала. 22 июльдә районда “Хезмәтне саклау көне” игълан ителә.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
10 июльдән 20 июльгә кадәр районда исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш ункөнлеге бара. Бу чорда сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аларны ваклап сатуның вакытын, шартларын һәм урынын өстәмә чикләү турындагы ТР Законы таләпләрен үтәү буенча тикшерәчәкләр.

14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Нурлатлылар кул эшләре күргәзмәсен карый, китап күргәзмәсе белән таныша, балалар кинофильм карарга ашыга, җирле артистлар концертка әзерләнә, ә “Ышаныч” үзәгенә йөрүчеләр дәвалау сеанслары алалар. Нурлат Халыклар дуслыгы йортында бүген ачык ишекләр көне әнә шундый җанлылык белән бара.
Бүген  комбайннарның урып-җыю кампаниясенә әзерлеге буенча район конкурсын бәяләү бара. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин җитәкчелегендәге комиссия районның 6 хуҗалыгында  комбайннарның әзерлеген тикшерә.

13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә, 14 июльдә Нурлат халыклар дуслыгы йорты ачык ишекләр көне үткәрә. Иртәнге 9дан сезнең өчен мастер-класслар, күргәзмәләр, кинофильм күрсәтү һәм зур концерт тәкъдим ителә.
Халыклар дуслыгы йортына рәхим итегез!
“Районда милләтара һәм этникаара мөнәсәбәтләрдә борчылырга җитди сәбәпләр юк, һәр мәсьәлә вакытында хәл ителә.” Бүген, 13 июльдә район башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча советның чираттагы утырышында шәһәр прокуроры Рамил Таһиров үз чыгышын шундый нәтиҗә белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International