Нурлат шәһәренең 4 территориаль иҗтимагый үзидарәсе республикада иң яхшылар арасында

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
“Татарстан Республикасында елның  иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТОС)” конкурсында катнашып, шәһәрнең  “Югары Нурлат” ТОСы – 2нче, “Ключи” һәм “Шикәр заводы” – 3нче, “Түбән Нурлат” ТОСы – 4нче урыннарга лаек булдылар һәм җәмгысе 1 млн. 658 мең сумлык грантлар оттылар. Аларның җитәкчеләре һәм район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова узган атна азагында Казан ратушасында үткән бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. Гомумән, конкурсның республика этабында Татарстанның  төрле шәһәрләреннән 167 ТОС катнашып, шуларның 120се  50 млн. сумнан артыклык акчалата бүләкләргә лаек булган. Грант акчаларын ТОСларның устав эшчәнлеген тормышка ашыру, социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү  һәм башка максатларга юнәлтү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International