Август аенда Габдулла Кариев музеенда ике күргәзмә эшләячәк

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Аларның һәр икесе авылның хөрмәтле кешеләре юбилеена багышлана. Август ахырында үзенең 93 яшен тутырачак РСФСРның атказанган укытучысы Сәгадәт Сафинага багышланган күргәзмә “Ул кешеләргә канат бирә” дип атала.
Талантлы педагог, искиткеч кешелекле шәхес турында сакланган материаллар шактый икән музейда. Ә музейны яңартуда һәм баетуда гаҗәеп зур хезмәт куйган Роза Борһанова тормышына багышланган күргәзмә аның 70 еллыгы уаеннан әзерләнә. Әле дә музей коллективы ул салып калдырган традицияләргә тугрылыклы булып, ветеранының биниһая зур хезмәтен бәяләп яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International