Шәһәр халкы белән очрашу Яшьек микрорайоныннан башланды

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Кичә Яшьлек микрорайонында яшәүчеләр район һәм җаваплы службалар җитәкчеләре белән очраштылар.
Микрорайон халкына балалар мәйданчыгы, машина кую урыны, ишек алларын төзекләндерү кирәк–бу үзе үк  елдан-ел кабатланган бик җитди проблемаларның хәл ителү күрсәткече иде. Икенче күрсәткеч–бу көнне район башлыгы Равил Кузюровка мунча ачу, юллар түшәү, ишегалларын төзекләндерү, йортларга капиталь ремонт үткәрү һ.б. күләмле эшләрне башкаруда куйган хезмәте өчен күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Халык бер ел гына эшләүче ТСЖ җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин эшенә дә уңай бәя бирде. Ә күтәрелгән сорауларга җавап шунда ук бирелде: кайбер ишегалларына балалар мәйданчыгы кую сентябрь аена ук билгеләнгән, быел да берничә йорт ишегалдын төзекләндерү булачак һ.б. Ә инде микрорайонны яшелләндерү, чәчәкләр утырту эшенә шәхси эшмәкәрләр, объектлар хуҗаларын тартырга кирәк булачак. Шул рәвешле, сөйләшү халык һәм хакимият арасында тулы ышаныч һәм аңлашу булуын күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International