ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Бүген Нурлат районында ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле  органнары депутатларын сайлау көне.  27009 шәһәр һәм 18038 авыл сайлаучылары үз тавышларын бирәчәк. 321 яшь шәһәр гражданы, 261 яшь авыл сайлаучысы үз гражданлык хокукын беренче тапкыр башкарачак.
2334нче Нурлат – Төньяк сайлау участогына җәмәгате Эльмира Мәкъсумовна белән бергә  тавыш бирергә килгән район башлыгы Равил 
Кузюров та халыкның активлыгын билгеләп үтте.
Фома сайлау участогы. Иртәнге 9га сайлаучыларның 20% тавыш биргән. Беренчеләрдән булып пенсионер Васыйл Мирзазянов килгән. Ул авыл мулласы дога колганнан соң  үз тавышын биргән. Бу сайлау участогында 599 сайлаучы. 
–Сайлаулар иртәнге 7дә районның барлык 60 участогында да бердәм башланып китте,–ди сайлаулар буенча җаваплы район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова.–Участокларда күзәтүчеләр эшли, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кизү тора. Халыкның активлыгы зур. Нурлат районы сайлауларда һәрвакыт бердәм фикердә һәм актив булды. Бу мөһим сайлауда да Нурлат халкы үз гражданлык бурычын үтәр, дөрес сайлау ясар, дип ышанам. 
Райондагы барлык  60сайлау участогында да ТР Президентын  һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле  органнары депутатларын сайлауда тавыш бирү иртәнге сәгать 7дә башланды.

12
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Кичә, 11 сентябрьдә Нурлатта Парклар һәм скверлар елы кысалаларында “Дуслык” скверы тантаналы шартларда ачылды. 

11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Бүген “Нурлат сөте” ОООсының Сәләнгеш бүлекчәсе базасында азык әзерләү һәм терлекләрне кышлату сезонына күчерүгә багышлап авыл хуҗалыгы семинары үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы Равил Кузюров катнашты һәм алда торган бурычларны билгеләде.
Бүген 17.30 сәг.тә шикәрчеләр бистәсендә “Дуслык” скверын тантаналы ачу була. 18.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында нурлатлыларны күпмилләтле Татарстан Халыклар дуслыгы Ассамблеясы һәм Йорты әзерләгән “Дуслар җыелган җирдә”– ”Мы вместе–и в этом наша сила” дип аталган зур концерт көтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!

9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
ТРның ЗАГС идарәсе һәм Анжела Вавилова исемендәге фондның “Для добрых дел от любящих сердец”  дип аталган уртак хәйрия акциясенә районда беренчеләрдән булып район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре кушылды.

8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
11 сентябрь көнне базар яны мәчетендә җомга намазына Чистай шәһәре һәм районы мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин килә. Барлык мөселманнарны җәмәгать намазына чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International