Район башлыгы Равил Кузюров гаиләсе белән тавыш бирде

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе
2334нче Нурлат – Төньяк сайлау участогына җәмәгате Эльмира Мәкъсумовна белән бергә  тавыш бирергә килгән район башлыгы Равил 
Кузюров та халыкның активлыгын билгеләп үтте.
- Нурлатлыларның актив һәм бердәм булып булып сайлауларга килүләрен бердәмлек күрсәткече дип саныйм, - диде район башлыгы.-Сайлауларны лаеклы, матур күрсәткечләр белән каршы алабыз, Нурлат командасы зур әзерлек эшләре алып барды. Мин шикләнмичә әйтә алам: нурлатлылар үз тавышларын лаеклы кандидатларга бирерләр, дөрес саөлау ясарлар. Без бергә, без бердәм, без көчле.
- Сайлау процессының чисталыгы күз алдында, - ди 2334нче Нурлат- Төньяк сайлау участогы комиссия рәисе рәисе Миләүшә Морякина.– Безнең участокта полиция, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре һәм  партияләрдән күзәтүчеләр кизү тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International