“Нурлатлыларның дөрес сайлау ясыйсына ышанабыз”

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе
–Сайлаулар иртәнге 7дә районның барлык 60 участогында да бердәм башланып китте,–ди сайлаулар буенча җаваплы район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова.–Участокларда күзәтүчеләр эшли, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кизү тора. Халыкның активлыгы зур. Нурлат районы сайлауларда һәрвакыт бердәм фикердә һәм актив булды. Бу мөһим сайлауда да Нурлат халкы үз гражданлык бурычын үтәр, дөрес сайлау ясар, дип ышанам. 
Сайлауда катнашучылар турындагы мәгълүмат  ГАС  “Выборы”системасын мәгълүматый тәэмин итү буенча 1 разряд белгеч Гөлназ Мөлековада туплана.
–Көн дәвамында без 10.00да, 12.00да, 15.00да,18.00да ҮСКга мәгълүмат тапшырачакбыз, ә 20.00да соңгы нәтиҗәләрне туплап озатабыз,–ди Гөлназ.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International