ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Нурлат шәһәре балалар китапханәсендә әкиятләр темасына багышланган толерантлык дәресе үтте.
Чәршәмбе көнне Нурлатта район Советы бинасында Абхазиянең Гудаут районы һәм Нурлат муниципаль районы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Хәзер Нурлатның Төркиянең Жәйһан шәһәреннән тыш, тагын бер кардәш районы – Гудаут районы барлыкка килде. Абхазия белән Нурлатның якынаюы барлык өлкәләргә дә кагылачак.
Бүген, 16 сентябрь  көнне, Фома участок ветеринария  пункты базасында үткән зона өйрәтү семинары ясалма орлыкландыру мәсьәләләренә багышланды.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Нурлат шикәр заводы чөгендер эшкәртү сезонын әйбәт башлап җибәрде. Сезон башыннан бирле биредә 27231 тонна татлы тамыр эшкәртелде.
Бүгенге көнгә предприятиедә 2737 тонна шикәр комы җитештерелде, диделәр заводта.
17 – 18 сентябрьдә Нурлат шәһәре телевизион башнясында җиһаз монтажлау сәбәпле, телерадиотапшырулар кыска вакытка туктатып торылачак. Уңайсызлык өчен “Нурлат” ТРКсы гафу үтенә.


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
12 сентябрьдә районның өлкән кешеләрененнән берсе -  Мәгъсүмә Әбҗаббарова үзенең 100 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.  Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова тәбрикләде.

13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Участокларда мәдәният хезмәткәрләренең күчмә концертлары, кулинария әйберләре сату-күргәзмәләре, укучыларның спорт бәйгеләре, беренче сайлаучыларга һәм сугыш ветераннарына бүләкләр–бу күңелле моментлар быелгы сайлауларга бәйрәм төсмере өстәделәр.

Сәгать кичке 6га шәһәр һәм район  сайлау участокларында  сайлау пассив төс алды.

13.45 сәгать. Биккол сайлау участогында тынлык. Бактың исә, биредә процесс төгәллләнү  ягына бара икән инде.
Бу минутларда шәһәрнең 3нче мәктәбендә урнашкан Нурлат–Мәскәү һәм Нурлат – Завод сайлау участокларында да җанлылык. Шикәрчеләр бистәсендә яшәүчеләрнең күбесе төшкә кадәр үз тавышларын бирергә өлгергәннәр инде, әмма халык төркеме кимеми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International