Нурлатта йөзьяшәрне котладылар

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
12 сентябрьдә районның өлкән кешеләрененнән берсе -  Мәгъсүмә Әбҗаббарова үзенең 100 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова тәбрикләде. Флюра Рәшитовна юбилярга РФ Президенты Владимр Путинның Рәхмәт хатын һәм район башлыгы Равил Кузюровның бүләген тапшырды. Йөз яшьлек Мәгъсүма апа сугыш, ачлык, коллективлашу елларын кичергән.
Тумышы белән Киекле авылыннан булган Мәгъсүма апа 15 яшеннән Кировта торф хезмәтендә була, аннан Казанда тавык фабрикасында эшли.  Кайда гына эшләсә дә, туган ягы - Киеклесе үзенә тарта аны. Шуңа да ул гаиләсе белән авылына кайтып төпләнә ул. Бүген ул бертуганының кызы тәрбиясендә яши.
- Ходай ярдәме белән бүгенге көнемә җиттем, - ди юбиляр тормышына шөкерана итеп.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International