Балалар китапханәсендә толерантлык дәресе үтте

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Бүген Нурлат шәһәре балалар китапханәсендә әкиятләр темасына багышланган толерантлык дәресе үтте.
Беренче мәктәпнең 2В сыйныфы укучылары китапханәчеләр белән берлектә “Шалкан”, “Теремок”, “Морозко” халык әкиятләре, шулай ук Сергей Аксаковның “Аленький цветочек» әсәре мисалында игелек, миһербанлык, шәфкатьлелек, сабырлык һәм кичерә белү турында сөйләштеләр. Яшь укучыларның һәрберсе бу хакта үз фикерләре белән уртаклашты, әлеге төшенчәләрне ничек аңлавын сөйләде.
“Бер барыбыз да төрле, без барыбыз да тигез! Төрле булсак та, без барыбыз да кирәк!” – чара ахырында балалар шундый нәтиҗәгә килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International