ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 21 сентябрьдә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе XXI конференциясенең өченче этабы үтте. Конференциядә делегатлар бүлекчәнең җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясенә нәтиҗәләр ясадылар. Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси Советы әгъзасы Флюра Ногманова бердәмроссларның сайлауларда активлык күрсәтүләрен аерым билгеләп үтте.
Кичә, 20 сентябрьдә Бикүле авылының иске зиратында  җирләнгән Шаһиморат мулла каберенә яңа таш кую һәм кабер тирәсен төзекләндерү чарасы мәрхүмнең зур нәсел дәвамчылары өчен олы шәҗәрә бәйрәменә әверелде.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Август һәм сентябрь ае быел да нурлатлылар өчен иң туй күп булган ай буларак теркәлде. Быел сентябрь аенда гына да 50 пар үзләренең мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә ныгытырга булдылар. Октябрьдән туйлар сирәгәя башлаячак, диделәр безгә бүлектән.
25 сентябрь – Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көнендә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә дә (Пушкин урамы, 46) кабул итү оештырылачак. Биредә иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр юристлар, нотариуслар һәм прокуратура хезмәткәрләре нурлатлыларга юридик мәсьәләләр буенча түләүсез консультацияләр бирәчәк. Бу хакта җентеклерәк 2-28-24 телефон буенча белешергә мөмкин. 
“Нурлат шикәре” җәмгыятендә чын мәгънәсендә кызу көннәр – быел  зур уңыш белән сөендергән татлы тамырны эшкәртү тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә биредә 33655 тоннадан артыграк чөгендер эшкәртергә, 3626 тоннадан артыграк шикәр комы җитештерергә өлгергәннәр инде. Әлегә  завод  тәүлегенә 2300 тонналап шикәр чөгендере эшкәртә, алга таба тәүлеклек җитештерүне 2500-2700 тоннага кадәр җиткереп, сезонны гыйнвар аена кадәр төгәлләргә исәплиләр. Җитештерелгән продукциягә дә ихтыяҗ зур – Нурлат шикәрен республика буенча гына түгел, Новосибирск, Омск, Томск, Красноярск кебек ерак  шәһәрләргә дә җибәрергә ниятлиләр.
Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быелгы дүртенче пар игезәкләрне теркәделәр. Саттаровлар гаиләсенә туган кызларга Әминә һәм Амира дип исем куштылар. Моңа кадәр  Нурлатта туган игезәкләр малайлар иде.
Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, ташламага ия гражданнарга 1 октябрьгә кадәр акча яки социаль җыелма алу турында төпле фикергә килергә кирәк. Акчаны сайлаганда, кулга ай саен 716 сум акча керәчәк. Ә дәвалану буенча чыгымнар күпкә артыграк.
Шикәр чире. Беренче тип диабеттан дәвалану якынча 23 меңнән алып 53 мең 700 сумга төшә. Ә икенче тип диабеттан дәвалау чыгымы 7 мең сумнан 62 мең сумга кдаәр.
Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифаларына керешүенә багышланган тантана бара.
Бүген район башкарма комитеты каршындагы аерым гражданнарны социаль пакет белән тәэмин итүне аңлату эшләре оештыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы үтте.
Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу шимбәдә Казанга ярминкәгә барырга җыена. Районның э ре х уҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләре, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре Агросәнәгать паркында 40тан артыграк ноктада сәүдә итәргә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International