Нурлат пенсионерлары 1 октябрьгә кадәр сайлау ясарга тиеш

2015 елның 18 сентябре, җомга
Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, ташламага ия гражданнарга 1 октябрьгә кадәр акча яки социаль җыелма алу турында төпле фикергә килергә кирәк. Акчаны сайлаганда, кулга ай саен 716 сум акча керәчәк. Ә дәвалану буенча чыгымнар күпкә артыграк.
Шикәр чире. Беренче тип диабеттан дәвалану якынча 23 меңнән алып 53 мең 700 сумга төшә. Ә икенче тип диабеттан дәвалау чыгымы 7 мең сумнан 62 мең сумга кдаәр.
Яма шеш авырулары. Күкрәк бизе яман шешеннән дәвалану – 1,4 меңнән алып 1 миллион 265 мең сум һәм аннан да күбрәк. Үпкә яман шеше – 42 меңнән алып 1 миллион 34 мең сумга кадәр.
Бронхиаль астма чире. 3 меңнән башлап 32 мең сумга кадәр чыгымнар сорый.
Кайчакта бер төргәк дару да 50 мең сумнан 1,5 миллион сумга кадәр тора.  Бу уңайдан сорауларны Пенсия фондының “кайнар линия” телефонына шалтыратып бирә аласыз: (843) 279-27-27.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International