ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
– Узган атнада безнең Фома урта мәктәбендә үзенчәлекле кунак булып китте. Безнең авылда туып-үсеп, мәктәбебезне тәмамлаган, бүгенге көндә Нурлатта яшәүче Әсхәт абый Фәйзетдинов Корбан бәйрәме уңаеннан безгә дә бәйрәм оештырды, - дип хәбәр иттеләр мәктәпнең “Яшь журналист” түгәрәге әгъзалары.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Мөселман мәгариф оешмалары укытучыларының Халыкара форумында районның дин белгечләре дә катнаша. Чара Казанда 29–30 сентябрьдә уза. Анда  чит илләрдән -Марокко, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләреннән дә дин белгечләре катнаша.
Дүшәмбе көнне районның дәүләт  ветеринария берләшмәсе “Лада Ларгус” машинасына ия булды. Машина ачкычларын берләшмә җитәкчесе Василий Лысовка  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Президенты исеменнән тапшырды. Бу көнне республиканың ветеринария службаларына 34 шундый автомобиль бүләк ителде.

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Сугыш һәм хезмәт ветераннары, инвалидлар оешмалары әгъзалары һәм Нурлат картлар йортында тәрбияләнүче 40тан артык  кеше бүген изге Болгар җиренә сәяхәткә юл тоттылар. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган әлеге сәфәргә бару өчен транспортны “Нурлат АТП”сы  биргән.

26
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Бүген Нурлатның үзәк урамында иртәдән  Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли. Гадәттәгечә район һәм шәһәрнең барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләре, фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләрен киң ассортиментта алып килгән.

25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Бүген, 25 сентябрьдә, район башлыгы Равил Кузюров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нагыйм Сафиуллин һәм “Нурлат АТП”сы директоры Идрис Кәримов озатуында шәһәр маршрут автобуслары хәрәкәте белән танышты.
Рейд автовокзалдан башланды. Район башлыгы ике маршрут буенча автобуста утырып үтте, пассажирларның фикере белән кызыксынды. Рейдның максаты – җәмәгать транспортының шәһәр маршрутларын өйрәнү һәм аның эшен яхшырту иде, чөнки моңа кадәр бу уңайдан шәһәр халкыннан шикаятьләр кергән. Рейдның нәтиҗәләре буенча конструктив карарлар кабул итү көтелә.
“Бакчаларда быел бәрәңге гомер булмаганны ишелеп уңды”, - дип сөенгән  нурлатлыларның кайберләре  бу көннәрдә борчуга төште – алган бәрәңгеләр чери башлаган, ди.
Бүген, 25 сентябрьдә, район башлыгы Равил Кузюров район фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында  эшче киңәшмә үткәрде.
Ике–Иске һәм Яңа Әмзә авыллары арасындагы Ташлы елга башында кайчандыр чишмә челтерәп утыруын күпләр оныткан да булгандыр инде. Ә менә Иске Әмзәдән Ирек Нәбиуллин онытмаган, һәм алай гына да түгел, чишмәгә яңа гомер бирергә булган.
Соңгы ун көндә генә дә  федераль ташламага ия 4 нурлатлы үз фикерен ташлама файдасына үзгәртте, һәм бу сан даими өстәлеп тора. Икегезгә төшерәбез: әлеге категория гражданнарга сайлауны дөрес ясар өчен 5 көн калып бара. Соңга кала күрмәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International