Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Шәҗәрә бәйрәме нәселне бергә җыйды
2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Кичә, 20 сентябрьдә Бикүле авылының иске зиратында җирләнгән Шаһиморат мулла каберенә яңа таш кую һәм кабер тирәсен төзекләндерү чарасы мәрхүмнең зур нәсел дәвамчылары өчен олы шәҗәрә бәйрәменә әверелде.
Бәйрәм бер гөлнең ике ботагы, бер кошның ике канаты сыман таралып, озак еллар бер-берләреннән хәбәрдар булмый Татарстанда яшәгән танылган Моратовлар һәм Төркиядә төпләнеп гомер кичергән тарихчы, олы галим Әгъдәс Нигъмәт Курат нәселләрен бергә җыйды.
Бикүле зиратында табылган таш эзеннән ТР Фәннәр Академиясенең Шиһап Мәрҗани исемендәге тарих институты үткәргән эзләнүләр нәтиҗәсендә ачыкланган туганлык җепләре һәр ике якта да бер-берләре беләр якыннан аралашу, нәсел бәйләнешләрен ныгыту теләге уяткан. Тәүге очрашу узган ел булса, быел алар игелекле– кабер ташын яңартуга бәйле шәҗәрә бәйрәмендә күрешергә сөйләшкәннәр. Чара тулаем Бикүле авыл халкы өчен дә зур һәм тәрбияви вакыйга булды.Ул зират өстендә таш кую, Коръән аятьләре укып дога кылу белән башланып, нәзер корбаны аш мәҗлесендә дәвам итте, авыл мәчетендә тәмамланды. Табын артына җыелган 100дән артык авыл өлкәннәре догалы сый-нигъмәттән авыз итеп рәхмәт укысалар, килә алмаучы картларның өлеше өйләренә таратылды, мәчеткә садакалар тапшырылды. Мәҗлес үзе нурлы, мәгънәле аралашу чарасына әверелде.
–Әгәр без үз шәҗәрәбезне белмибез икән, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз безне хәтерләмәячәк. Буыннар чылбыры нык булсын өчен, хәтерле булырга, тамырларыбызны белергә кирәк,–диде бу эшләрнең башында торучы Равил Фатих улы Моратов, бу сүзне Төркиядән кайткан кунаклар–олы галим Әгъдәс Нигъмәт Куратның оныклары Идел ханым һәм Каан да куәтләделәр. Ә Бикүле авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков тәкъдиме шунда ук хуплау да тапты: быелдан Бикүле мәктәбендә “Үз шәҗәрәңне төзе” дигән конкурс игълан ителәчәк, аның иң уңышлылары республика бәйгесенә дә юлланачак.
Шәҗәрә бәйрәме әнә шундый дәвамлы матур эшкә нигез дә салды әле. Ә авыл халкының кунакчыллыгыннан канәгать булган кунаклар Биләргә, аннан Болгарга юл тоттылар. Үз тамырларын, татар халкы тарихын тирәнтен белергә теләүче милләттәшләребез өчен иң мәгълүматлы юл шунда ята ләбаса.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
май, 2026 ел
Нурлатта "Җиңү халык хоры": йөзләгән кеше 1945 елның язындагы җырларны башкарды
Бу профессионаллар – мәдәният хезмәткәрләре, хор коллективлары чыгышы гына түгел, ә теләгән һәркем катнаша ала торган тере хәтер тавышы иде
Нурлатта Җиңү Парады узды: каһарманнарның батырлыгына Хәтер һәм Дан
Тантаналы митинг һәм парад йөзләгән нурлатлыларны җыйды, һәркем җиңүчеләр буынына хөрмәт күрсәтергә килде
Җиңү көнендә нурлатлылар Азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр куйдылар
Безгә 1945 елны җиңү язын бүләк иткән каһарманнарга хөрмәт күрсәтергә коллективлар һәм нурлатлылар бөтен гаиләләре белән килде
Нурлатта Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигуллинны котладылар
Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин фронтовикны район Советында җылы сүзләр һәм тирән хөрмәт белән кабул итте. Җитәкчеләр ветеранга батырлыгы, каһарманлыгы һәм киләчәк буыннарга бүләк ителгән тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз