Алда торган Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре алдыннан Нурлатта үткән Яшь гражданнар форумында да районның иң сәләтле, актив һәм инициативалы яшьләре катнашып, бу хакта үз идеяләре белән уртаклаштылар һәм тәкъдимнәрен керттеләр.
Район мәктәпләре арасында “Ел экологы” дигән конкурс уздырырга, мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен уртак яңалыклар каналы булдырырга, районның кызыклы шәхесләре катнашында йөгерүләр оештырырга, районда КВН хәрәкәтен үстерергә ... Әлеге һәм башка кызыклы идеяләр форумда катнашучылар көн азагында пленар утырышта кабул иткән резолюциягә керделәр. Ә резолюцияне район мәгариф бүлеге житәкчесе Линар Маняповка тапшырдылар. Форумның ачылу тантанасында исә яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова сәламләде.
Район Иҗтимагый советы «ТР муниципаль берәмлекләре каршындагы иң яхшы Иҗтимагый совет” республика конкурсында икенче урынга лаек булган. Конкурс өч номинациядә узган.
Дүшәмбе көнне Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә малайлар һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар үтте.
“Южная” агрофирмасының баш зоотехнигы Азат Җәлалов “Һөнәре буенча иң яхшы” республика һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды. Әлеге һөнәри осталык конкурсы республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында оештырыла һәм быел бишенче тапкыр үткәрелде.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов җитәкчелегендә узган эшче киңәшмәдә сүз нурлатлыларның милек салымы түләүләре һәм ЕСИАда теркәлүләре турында барды.
Район кырларында көнбагыш урагы башлану белән “Нурлат элеваторы” җәмгыятендә бу культураны кабул итүгә керештеләр.
Атна дәвамында шәхси эшмәкәрләр Николай һәм Наталья Блиновлар шәһәр урамнарындагы, сквер һәм парклардагы чәчәклекләрне җыештыру, кышкылыкка томалау белән шөгыльләнәләр.
Сишәмбе көнне Нурлат муниципаль районы Җәмәгать советы узган һәм 2017 елда мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү сыйфатына бәйсез бәяләү үткәрүгә йомгак ясады.
Аксубай һәм Нурлат районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге “Нурлат җылылык челтәрләре” җәмгыяте объектларында профилактик тикшерүләр үткәрде, чөнки мичләрнең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан янгыннар нәкъ менә җылылык сезоны – суыклар башланган чорга туры килә бит.
Район башкарма комитетының архив бүлеге республика конкурсында “Якташларыбыз җырларында һәм шигырьләрендә туган якның чагылышы” дип аталган проект белән “Татарстан Республикасы тарихы буенча Татарстан Республикасы архив фондын аудиовизуаль документлар белән тулыландырыру буенча проектларга ярдәм итү” номинациясендә 300 мең сумга грант откан.