Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов җитәкчелегендә узган эшче киңәшмәдә сүз нурлатлыларның милек салымы түләүләре һәм ЕСИАда теркәлүләре турында барды. Анда шәһәр оешма-предприятиеләре, идарәче компанияләр, ТСЖлар җитәкчеләре, вәкилләре чакырылган иде.
Руслан Морадыймов сөйләшүне узган елгы салым кампаниясе нәтиҗәләреннән башлады. Узган елда салым түләү 90 процент тәшкил иткән. Руслан Хәлилович, моның республикада яхшы күрсәткеч булуын билгеләп, киңәшмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Быел да районда эш шундый ук механизм буенча дәвам иттереләчәк – атна саен район оешма-предприятиеләрендә, учреждениеләрендә эшләүчеләрнең, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең салымнарны түләвенә мониторинг ясалачак. Бу эшне актив башлап җибәрүчеләр арасында Нурлат район үзәк хастаханәсе үрнәк итеп китерелде. Районда исә быел нурлатлыларга 37000нән артыграк уведомление таратыла. Шуларның 34 меңе почта аша өләшенәчәк. Бүгенге көнгә шуларның 92 проценты адресатларына барып җиткән дә инде. Ә менә 3 меңнән артыграк нурлатлы уведомлениеләрне бары тик электрон рәвештә шәхси кабинетларында гына алачак. Руслан Морадыймов киңәшмәдә катнашучыларны моңа аеруча зур игътибар бирергә чакырды.
ЕСИАда теркәлү – район халык алдында торган тагы бер мөһим бурыч. Бүгенге көндә халыкка уңайлы булсын өчен раслау пунктлары МФЦ, Пенсия фонды идарәсе, почтадан тыш, авыл җирлекләре башкарма комитетларында, үзәк хастаханәдә дә булдырылган. Киңәшмәгә йомгак ясап, Руслан Морадыймов һәр ике сорау буенча да җитди эшләргә һәм эшне активлаштырырга чакырды.