Атна дәвамында шәхси эшмәкәрләр Николай һәм Наталья Блиновлар шәһәр урамнарындагы, сквер һәм парклардагы чәчәклекләрне җыештыру, кышкылыкка томалау белән шөгыльләнәләр. Бу көннәрдә шәһәргә керә торган транспорт боҗраларында, Совет, Гыйматдинов, Карл Маркс, Мәктәп урамнарында, Кормыш микрорайонында, парк һәм скверларда эшләр бара.