“Нурлат элеваторы“: көнбагышка чират җитте

2017 елның 20 октябре, җомга

Район кырларында көнбагыш урагы башлану белән “Нурлат элеваторы” җәмгыятендә бу культураны кабул итүгә керештеләр. Бу сезонда элеватор “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы, “Южная” һәм Аксубай районының “Аксу-Агро” хуҗалыкларында 4500 гектарда үстерелгән кояш культурасы уңышын кабул итәчәк.
Көнбагыш – югары керемле культура. Шуңа да республикада, шул исәптән районда да
көнбагыш үстерүгә игътибар арта бара. Менә быел гына да районда бу культураның мәйданнары 10 мең гектарга якын. Хәзерге вакытта хуҗалыклар аның
уңышын җыю белән мәшгуль, ул начар түгел. Әлегә уртача уңыш 16,3 центнер тәшкил итә. Хәзер исә мул уңышны вакытында җыеп алу бурыч итеп куела, чөнки быел ул соңрак өлгерде һәм, әлбәттә инде, урак та соңгарак калып башланды. Еш явып торган яңгырлар да комачаулый, чөнки аз гына яңгыр яки томан да көнбагышның дымлылыгын арттыра. Менә “Нурлат элеваторы”на да басулардан көнбагыш югары дымлылыкта килә.
– Әлегә дымлылык югары, аны 7 процентка кадәр җиткерү кирәк.
Әлбәттә, бу өстәмә чыгымнар, хезмәт таләп итә, әмма культураны сыйфатлы итеп киптерү мөһим, – ди “Нурлат элеваторы”ның генераль директоры Илдар Бикеев. – Моның өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Ике киптерү-чистарту башнябыз эшләп тора. Аларны тәүлек әйләнәсе эшләтәбез.
Көнбагышны киптерү аерата зур игътибарлылык таләп итә, чөнки ул янып китәргә мөмкин. Шуңа да бу чорда саклану чараларын арттырдык. Тәүлек әйләнәсе кизү
тору да оештырылды. Элеваторга көнбагыш әле “Сөләйманов Ә.И.” КФХсыннан гына килә.
Бу хуҗалыктан 270 тоннадан артыграк уңыш кабул итәргә өлгергәннәр инде. Предприятиедә бу сезонда 4000 тоннадан артыграк көнбагыш кабул итеп, киптерергә ниятлиләр. Көнбагыш кабул итү өчен исә барын да алдан кайгыртып куйганнар.
– Быел уңыш мул булгач, хуҗалыклардан бөртекне күп кабул иттек, саклау өчен биналар да күбрәк кирәк булды. Шуңа күрә беренче складның түбәсен алмаштырып, җәйдән үк көнбагыш салырга дип әзерләдек, кабул итү мәйданчыгында яңгырлардан саклау өчен навес ясап куйдык, – дип участокта эшләрнең барышы белән танышты-
ра директор урынбасары Хафиз Дербышев.
Элеваторда 15 елдан артыграк эшли ул һәм бу хезмәтнең барлык нечкәлекләрен белә. –Хуҗалыклардан килгән көнбагыш лабораториядә тикшерү үткәннән соң кабул итү мәйданчыгына бушатыла. Аннан аскы галерея буйлап киптерү башняларына китә. Киптерелгәннән соң инде өске галереялар буйлап килеп, янә машиналарга бушатыла
һәм складка озатыла. Көнбагыш киптерүдә эш тәүлек әйләнәсе алып барыла, бу эштә мәшгуль булган бригадалар бер-берсен алмаштырып тора, көндезге сменага өстәмә эшчеләр дә җәлеп ителә. Менә кичә иртән эшкә участок мастеры Рәмзия Хәйбуллинаның бригадасы чыкты. Марина Нуруллина, Светлана Тихомирова белән берлектә киптерү башнясында һәм кабул итү мәйданчыгында эшләр белән тәүлек әйләнәсе алар мәшгуль
булачак. Бөртеклеләрне кабул итүдә тырышлык куеп эшләгәннәр кызлар, көнбагыш киптерүдә дә зур җаваплы-лык тоеп хезмәт куялар.
Гомумән, элеватор коллективының бар көче үзләренә китерелгән уңышны сыйфатлы итеп киптерү һәм саклауга юнәлтелгән. Тырыш хезмәт куеп үстерелгән игенне җыеп алу гына түгел, дөрес итеп саклау да мөһим бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International