Илебезнең үсешенә һәркем, ничә яшьтә һәм нинди вазифада булуына карамастан, үзеннән өлеш кертә ала

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Алда торган Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре алдыннан Нурлатта үткән Яшь гражданнар форумында да районның иң сәләтле, актив һәм инициативалы яшьләре катнашып, бу хакта үз идеяләре белән уртаклаштылар һәм тәкъдимнәрен керттеләр.

Район мәктәпләре арасында  “Ел экологы” дигән конкурс уздырырга, мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен уртак яңалыклар каналы булдырырга, районның кызыклы шәхесләре катнашында йөгерүләр оештырырга, районда КВН хәрәкәтен үстерергә ... Әлеге һәм башка кызыклы идеяләр форумда катнашучылар көн азагында пленар утырышта кабул иткән резолюциягә керделәр. Ә резолюцияне район мәгариф бүлеге житәкчесе Линар Маняповка тапшырдылар. Форумның ачылу тантанасында исә яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International